^“Ел менеджеры” Россия конкурсын оештыручылар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде

^“Ел менеджеры” Россия конкурсын оештыручылар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә “Ел менеджеры” Россия конкурсының оештыру комитеты рәистәшләре, Россиянең Ирекле икътисади җәмгыяте президенты, профессор Г.Попов һәм Халыкара менеджмент академиясе президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы С.Ситаряннан рәхмәт хаты килде. Хатта М.Шәймиевкә Татарстан Республикасында конкурсны оештыруга ярдәме һәм әлеге мөһим чарага шәхси игътибары өчен зур рәхмәт белдерелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

Россиянең Ирекле икътисади җәмгыяте һәм Халыкара менеджмент академиясе оештырган “Ел менеджеры-2004” Россия конкурсында илнең 42 төбәгеннән 2000гә якын менеджер катнашты. 1997 елдан бирле үткәрелә торган конкурста катнашучылар арасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, банк, иминият һәм инвестиция компанияләре, уку йортлары, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм башка эшчәнлек өлкәләре җитәкчеләре бар.

“Ел менеджеры-2004” Россия конкурсында Татарстаннан абсолют җиңүче дип “Газпром” ААҖ “Таттрансгаз” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков табылды. “Дәүләт идарәсе” номинациясендә - ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Энергетика” номинациясендә – “Татэнерго” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Салихов, “Сәламәтлек саклау” номинациясендә – Клиник онкология диспансерының баш табибы Рөстәм Хәсәнов һәм Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинова, “Финанс-кредит өлкәсе” номинациясендә – ТР “Берсил” Милли дәүләти булмаган пенсия фонды президенты Валентина Романова, “Күчемсез милек объектлары белән идарә итү” номинациясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ирина Романенко җиңде.

Хатта республикадан конкурста катнашып, җиңү яулаган менеджерларның югары профессионализм дәрәҗәсе билгеләп үтелгән.