Рөстәм Миңнеханов: Мөселман киносы фестивале Казанның туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыра

Татарстан Президенты һәм фестиваль кунаклары хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алышты.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре һәм XV Казан мөселман киносы фестивале кунаклары белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга Казан кинофестиваленә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм чараның төрле илләрдән килгән катнашучыларның саны елдан-ел күбрәк булуын билгеләп үтте. "Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта баруы, тәкъдим ителгән кинокартиннарның саны елдан-ел арта баруына без бик шат. Әлеге фестиваль Казанның туристлык җәлеп итүчәнлеген, аның бөтен дөньяда танылуын үстерүгә ярдәм итә", - дип сөйләде Татарстан Президенты.Шулай ук ул регионда, республика районнарында кинозалларны да кертеп, мәдәни объектларны модернизацияләү буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте.Алга таба яклар хезмәттәшлекнең төрле вариантлары — уртак кинематографик проектларны гамәлгә ашыру, белгечләр әзерләү процессында хезмәттәшлек итү һ.б. турында фикер алышты.