Россия Президенты Рөстәм Миңнехановның, 2015 елгы сайлауларга кадәр, Татарстан җитәкчесе вазифаларын башкаручы булып калуын сорады

Владимир Путин республиканың соңгы биш елдагы үсешен югары бәяләде

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу дәүләт башлыгының Мәскәү Кремлендәге эш кабинетында узды.

Владимир Путин очрашу барышында Татарстан Республикасының соңгы биш елдагы үсешен югары бәяләде. "Соңгы елларда республика сезнең җитәкчелектә ирешкән нәтиҗәләр Россия Федерациясендә иң яхшыларның берсе, - диде Путин. - Бу тизлекне киметмичә, киресенчә, арттырырсыз дип өметләнәм".

"Сездән 2015 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты сайлауларына кадәр төбәк җитәкчесе вазифаларын башкаруны сорыйм", - диде дәүләт башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Владимир Путинга күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан Республикасының соңгы 5 елда социаль-икътисади үсеше турында бәян итте, кайбер юнәлешләр турында җентекләбрәк сөйләде.

(Фотосурәт  http://www.kremlin.ru дан алынды).