ТР Президенты Физкультура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышында катнашты

Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия бирү үсеше, Сочида Уеннар нәтиҗәләре һ.б. турында фикерләште

 (Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Физкультура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышында катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Утырышны РФ Президенты Владимир Путин үткәрде. Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия бирү үсеше, Сочида Уеннар нәтиҗәләре һ.б. турында фикерләште. Моннан тыш, спортчыларны 2018 елда Пхенчханда узачак Уеннарга әзерләү, шулай ук Россиядә Олимпия һәм Паралимпия төрләрен үстерү мәсьәләләре кузгатылды.

Владимир Путин, Сочида Олимпиада һәм Паралимпиадага әзерлек һәм үткәрүгә аерым өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды, дип искәртте. “Зур Олимпия проекты – дистәләгән, йөз меңнәрчә кешенең хезмәт нәтиҗәсе”, - дип ассызыклады ул.

“Барлык структураларның, күп кенә компанияләрнең һәм оешмаларның, Россия Олимпия комитетының һәм барлык спорт федерацияләренең җайга салынган эше безгә куелган бурычларны үтәргә, экспертлар, кунаклар һәм спортчылар тануынча, Уеннарны югары дәрәҗәдә үткәрү, әмма иң мөһиме – күп еллар дәвамында халыкка хезмәт күрсәтерлек Олимпия мирасы белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде”, - диде В.Путин.