Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Казанда демографик хәлне яхшыртырга кушты
«Казан гел позитив демографиясе белән дан тота иде, быел 750 кешегә ким. Анализ ясарга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда демографияне яхшыртырга кушты.
«Казан гел позитив демографиясе белән дан тота иде, быел 750 кешегә ким. Картайдыгызмы, башка сәбәпләрме…» — дип ярымшаяру белән мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов шәһәр думасы сессиясендә.
Чынлыкта ул моның ковид проблемасы нәтиҗәсе булуын искәртте. «Планлы медицина ярдәме булмады, кешеләр карантинда иде. Былтыр, алдагы ел белән чагыштырганда, ун меңнән күбрәк кешене югалттык. Демографик вазгыять буенча 2003 елга кайттык», — диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов бу хәлгә анализ ясарга кирәклеген әйтте. «Казан гел лидер иде. Казанда гел 4-5 мең кешегә күбрәк туа иде. Ә хәзер минус 750 дигән статистика бар. Беркайчан болай булганы юк иде. Казанда, Чаллыда да шушы хәл. Бу барыбыз өчен дә бик үк әйбәт хәл түгел», — дип билгеләп узды Президент.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, чыгышында Казандагы барлык объектларның халык файдасына эшләргә тиешлегенә басым ясады. «Казанны мактаганда, сөенәбез, тәнкыйтьләгәндә, борчылабыз. Тәнкыйть кирәк, аны дөрес кабул итәргә кирәк», — диде.
Президент Казан думасы депутатларына, шәһәр активына рәхмәтен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз