Татарстан Президенты Барселонаның шәһәр хуҗалыгы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, шәһәрдәге чүпне аралау системасы белән танышты

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Бүген Барселонага эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәяүле экскурсия вакытында шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион алымнар белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Каталония башкаласының үзәге буйлап узгач, Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә уңышлы эшләп килүче чүпләрне аерым җыю системасы белән танышты. 20 ел элек эшли башлаган чүпне аерым җыю системасы шәһәр кешеләре өчен гадәткә әверелгән, алар үзләре чүпләрен өч төрле контейнерга аералар. Контейнерлар төсләре буенча аерыла: җиңел картонлы, алюминийлы һәм пластиклы сары контейнерны мэрия чүп-чарны аралый торган заводка илтә, анда чүпне тагын бер кат тикшереп төрләргә аералар. Линия ахырында бер төрле чүпләр җыелган төргәкләр чыга, шуннан алар яңадан эшкәртүгә җибәрелә.

Шәһәр урамнарында ТР Президенты автобус тукталышына кереп карады. Барселонада тукталыш комплексы - кешеләр маршрутларны көтү урыны гына түгел, ә мәгълүмат чыганагы да. Биредә бөтен автобуслар, аларның маршрутлары турында мәгълүмат бар. Әлеге тукталыштан кирәкле урынга ничек барып җитәргә икәнен җиңел генә аңлап була. Мәгълүматны чагылдыручы интерактив экраннар эшли.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов урамнарда парковкаларны автоматлаштырылган тикшерү системасы белән танышты.