Рөстәм Миңнеханов Барселонада "Mobile World Congress" күргәзмәсендә булды

Ул бүген ачылган күргәзмә экспозициясен карап чыкты

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европада иң эре һәм ел саен уздырыла торган мобиль индустрия күргәзмәсендә булды. Ул бүген Барселонада ачылган күргәзмә экспозициясен карап чыкты, анда бөтендөнья алдынгы җитештерүчеләренең яңа товарлары куелган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Cisco" компаниясе стендында Татарстан Президенты хезмәттәшлек перспективалары – аерым алганда, электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр сервисы өчен "Cisco" челтәр хәлиткечләрен китереп тору буенча компания җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "MWC-2014"да үз яңалыкларын тәкъдим итүче "Samsung", "Sony"компанияләре экспозициясен дә йөреп чыкты.