^Рөстәм Миңнеханов: “Кукмара районының үрнәк булырга бөтен мөмкинлекләре бар”

^Рөстәм Миңнеханов: “Кукмара районының үрнәк булырга бөтен мөмкинлекләре бар”

(Кукмара, 24 февраль, “Татар-информ”, Арслан Минвәлиев). Бүген иртән Кукмара халык депутатлары советының чираттан тыш сессиясендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының яңа хакимият башлыгы Равил Рәхмәтуллинны тәкъдим итте. Элекке хакимият башлыгы Наил Шакиров авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнде.

Премьер сүзләренә караганда, районда 6 ел эшләгән Наил Шакиров Татарстан Президентына аны хакимият башлыгы вазифаларыннан азат итүне сорап шәхсән мөрәҗәгать иткән һәм аның үтенече канәгатьләндерелгән. Яңа башлык итеп билгеләү өчен районны якыннан белгән кешене эзләгәннәр. “Татарстан сөте” составына керүче Кукмара май эшкәртү комбинаты директоры, Кукмараның үзендә яшәүче Равил Рәхмәтуллин кандидатурасы бу таләпләргә туры килгән.

Равил Рәхмәтуллин 1952 елда Яңа Сәрдек авылында туган, “зооинженер” белгечлеге буенча Казан ветеринария академиясен тәмамлаган. 1991 елдан ул Кукмара май эшкәртү комбинатында эшли башлый һәм аның чын мәгънәсендә нигездән күтәрә. Хәзер ул уңышлы эшләүче предприятие.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кукмаралылар өчен районның үзҗитешлелеге төп мәсьәлә булып кала бирә. Бүгенге көндә ул үз-үзен 33-34 процентка гына тәэмин итә ала. Соңгы вакытта хезмәт хакларын түләү буенча бурычлар арткан, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов, бу район структурасында бюджет учреждениеләренең өлеше күп булу белән аңлатыла. Газлаштыру буенча да район артта кала бирә. Барлык республика буенча авылларның 96 проценты газлаштырылган булса, Кукмара районында бу сан бары тик 85 процент кына тәшкил итә. Премьер-министр яңа хакимият башлыгына районны гомуми күрсәткечләргә тарту бурычын куйды.

Ләкин, хәзер Балтач районының республикада үрнәк булып торуына карамастан, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Кукмара районының алга чыгарга барлык мөмкинлекләре бар. Районның көчле якларын үстергән очракта, аның потенциалы ачылырга мөмкин. Мисалга, Кукмара районы халык һөнәрләре осталары белән данлыклы булды, шуңа күрә кече бизнесны үстерү өчен уңай җирлек бар. Районда җитештерүчәнлеге буенча Россиядә иң югары күрсәткечләргә ирешкән киез-итек басу фабрикасы бар. Мәсәлән, узган ел биредә 1 миллион 200 мең пар киез итек җитештерелгән. Премьер-министр шулай ук агросәнәгать комплексында шәхси эшмәкәрлекне җәелдерү классларын булдыруга игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады.

Моннан тыш, районда спортка зур игътибар бирелә. Гер спорты, көрәш буенча ярышларда кукмаралылар һәрвакыт призлы урыннар яулап килә. Зур спорттагы уңышлар гомуми спортка яхшы мөнәсәбәт белән аңлатыла. Һәр авылда диярлек хоккей мәйданчыклары бар.

Бүген Премьер-министр Кукмарада “Зилант” Спорт сараен ачты. Ул 14 ел дәвамында төзелгән. Ике катлы спорт комплексы ике бассейн, бокс һәм волейбол залларын берләштерә. Әлеге сарайны төзүдә финанс ярдәме күрсәткән өчен кукмаралылар Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 10 ел буе төгәлләнә алмаган төзелешне ике ел эчендә тәмамларга мөмкин булды. Җавап итеп Премьер төзелеш прорабы Владимир Капитоновка Татарстан Президентының рәхмәт хатын тапшырды.