news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Казахстан — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе

Хезмәттәшлектә безнең потенциал зур, якындагы елларда товар әйләнешен бер миллиард долларга кадәр арттыра алабыз, ди Алихан Смаилов

Миңнеханов: Казахстан — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе
tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашты. Ул Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында республикалар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга игътибары өчен Казахстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгына рәхмәт белдерде.

«Казахстан — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе», — диде Рөстәм Миңнеханов очрашу вакытында. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Ул Костанайда «КАМАЗ» йөк техникасы мостлары өчен чуен кою һәм компонентлар җитештерү заводлары төзелүен искәртте. Карагандино өлкәсендә «Татнефть» һәм «Аллюр»ның уртак предприятиесенең шина җитештерү производствосы төзелә.

«2021 елның 9 аенда Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 441 млн доллар тәшкил итте. Энергетика, сәнәгать, газ-мотор ягулыгы, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Казахстан Республикасы Премьер-министры Татарстанның Россия белән партнерлыкта аерым урын алып торуын билгеләп үтте. 

«Хезмәттәшлектә безнең потенциал зур, якындагы елларда товар әйләнешен бер миллиард долларга кадәр арттыра алабыз», — дип саный Алихан Смаилов һәм бизнес-миссияне активлаштырырга тәкъдим итте. 

«Татнефть» генераль директоры белән КАМАЗ генераль директоры Казахстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр итте, шулай ук алга таба уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100