news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов КАМАЗның Казахстандагы яңартылган автоүзәген карады

Узган елның тугыз аенда Казахстандагы йөк автомобильләре сату базарында КАМАЗ продукциясенең өлеше 42 процент яки 1068 берәмлек дәрәҗәсендә булды.

Миңнеханов КАМАЗның Казахстандагы яңартылган автоүзәген карады
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Казахстанда КАМАЗның яңартылган автоүзәгендә булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» гаммәви акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогин КАМАЗның Акмоладагы автоүзәгендә булдылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде. Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе эш сәфәре белән Казахстанга килгән иде.

2021 елда үзәк яңартылды, складта урыннар саны арттырылды. Быел мәйданны яңарту эшләре дәвам итә, аерым алганда, К5 линиясе буенча аның номенклатурасы артачак. «Президент автоүзәкне, складны һәм махсус техниканың монтажлау үзәген карады», — дип хәбәр итә Лилия Галимова.

Хәзерге вакытта КАМАЗ продукциясе Казахстанга хосусый товарүткәргеч челтәре аша керә. Ул үз эченә дистрибьюторны — «КАМАЗ» гаммәви акционерлар җәмгыятеннән бүленеп чыккан «КАМАЗ сәүдә маркасы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтне, Россия-Казахстан уртак предприятиесен — җыю цехын — Күкчәтау шәһәрендәге «КАМАЗ-Инжиниринг» акционерлар җәмгыятен ала.

Шулай ук илдә автотехника һәм запас частьләр сату буенча 28 товарүткәргеч челтәре объектлары һәм аттестацияләнгән 18 сервис үзәкләре бар.

Татарстан предприятиесе һәм автомобильләр, һәм җыю комплекты детальләре белән тәэмин итә, соңрак алар «КАМАЗ-Инжиниринг» акционерлар җәмгыятенең заводында реализацияләнә.

Узган елның тугыз аенда Казахстандагы йөк автомобильләре сату базарында КАМАЗ продукциясенең өлеше 42 процент яки 1068 берәмлек дәрәҗәсендә торды.

Хәзерге вакытта гаммәви акционерлар җәмгыяте Казахстанда өч зур проектны башкара. Беренчедән, бу Костанай шәһәренең индустрия зонасында чуен кою җитештерү заводын төзү. Объектның мәйданы 30 мең квадрат метрдан артыграк, аны 2024 нче елның икенче ярты еллыгында эшләтеп җибәрергә планлаштырыла. Аның егәрлеге елына 45 мең тонна чуен коярлык булачак.

Икенче проект шул ук индустрия зонасында төзелә. Әлеге завод машина күперләре җитештерәчәк, аның егәрлеге якынча 74 мең данәне тәшкил итәчәк. Һәм, ниһаять, КАМАЗ күпер балкаларын җитештерүнең локализациясен арттыру юнәлешендә эшли. Хәзерге вакытта проект килештерү стадиясендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100