Минтимер Шәймиев Александр Федоров белән очрашты

Кичә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт директоры урынбасары Александр Федоров белән очрашты
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Кичә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә статс-секретарь - Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт директоры урынбасары Александр Федоров белән очрашты.
Очрашуда Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт департаментының Идел буе федераль округы идарәсе башлыгы Виктор Анохин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин катнашты.
Искәртеп узабыз, кичә Александр Федоров Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР идарәсенең коллегиясендә катнашкан иде.
Казан Кремлендә узган очрашу барышында Минтимер Шәймиев Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең соңгы еллардагы казанышларын билгеләп үтте. А.Федоров сүзләренә караганда, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР идарәсе аерым исәптә, ул һәрчак Идел буе федераль округында федераль хезмәтнең уңышлы эш индикаторы ролендә. Ул шулай ук кичә узган чаралар кысаларында наркотиклар таратуга каршы көрәшү буенча проблемалар, аларны хәл итү юллары турында да фикер алышынды дип билгеләп үтте. Өстәвенә, аның сүзләренә карганда, республиканың ике төп конфессиясе – ислам һәм православие вәкилләренең накотикларга каршы пропагандада катнашуга бәйле идея хакында да телгә алынган.
Очрашу азагында Александр Федоров гаммәви мәгълүмат чарлары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. “Кызганычка, наркотиклар – тиз генә җиңеп булмый торган афәт, - дип билгеләп үтте ул. – Биредә күптөрле чаралар комплексы зарур. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнары гына түгел, барлык хокук саклау органнары да бу эшкә җәлеп ителергә тиеш”.
Аның сүзләренчә, наркотикларның легаль әйләнештән легаль булмаган әйләнешкә чыгуына юл куймау өчен контроль чаралар уздырырга кирәк. Өстәвенә, А.Федоров фикеренчә, наркотиклар куллана башлаган кешеләргә карата медицина рәвешендәге чаралар кабул итәргә, тернәкләндерү чаралары уздырырга, аларны җәмгыятьтә гадәти тормышка кайтару өчен тырышлык күрсәтү зарур. Федераль хезмәтнең директор урынбасары билгеләп үткәнчә, биредә кисәтү эшләре зур роль уйный, ул наркотиклар кабул итүгә яңа кешеләрне, беренче чиратта яшьләрне җәлеп итүгә юл куймаска тиеш.
“Республикада әлеге юнәлештә күп эшләр башкарыла һәм ул һәрчак наркотикларга каршы эшне оештыру буенча РФнең иң яхшы субъектлары буларак билгеләнә диясем килә, - дип ассызыклады Александр Федоров. – Биредә төрле механизмнар файдаланыла, үз программасы бар, уртак чаралар уздырыла. Иң әһәмиятлесе шунда – барлык структураларның: федераль хакимиятнең территориаль органнары, субъект хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләре килешенеп эшләнелә. Нәкъ менә шундый көчләрне берләштерү уңыш китерә дә инде”.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР идарәсе эшчәнлеген бәяләп, А.Федоров ведомство тотрыклы рәвештә эшли һәм үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен даими үстерә дип билгеләп үтте. “Ел саен ачыкланган һәм теркәлгән җинаятьләр саны артты, шул исәптән оешкан җинать формаларында кылынган наркотиклар сату белән бәйле авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. Наркопритоннарны бетерү буенча актив эш алып барыла, - дип ассызыклап үтте федераль хезмәт башлыгы урынбасары. – Бары тик бөтен хокук саклау органнары көчен берләштерү генә билгеле бер нәтиҗәгә ирешергә, вәзгыятьне үзгәртергә, наркотиклар кулланучы кешеләрнең санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту, эчке эшләр һәм дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәттәшлегенең яхшы дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсем килә”.
Журналистлар белән булган әңгәмәсендә Александр Федоров республиканың уку йортларында наркотикларга бәйле яшьләрне ачыклауга юнәлдерелгән эшләр хакында үз фикере белән уртаклашты.
“Мондый эшләр күп төбәкләрдә башкарыла. Өстәвенә, кайбер субъектларда мәҗбүри тикшерүләр һәм тест уздыру мәктәп укучыларына түгел, ә кайбер сәнәгать тармагы хезмәткәрләренә дә кагыла, - дип хәбәр итте ул. - Әйтик, Кемеровода мондый эшләр шахтерлар арасында үткәрелә. Забойга төшәр алдыннан кешеләр наркотиклар кабул итмәгәнме-юкмы икәнлеге, үзләре белән шырпы, тәмәке, наркотиклар алу-алмавы тикшерелә. Бу - кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә”.
“Татарстанда үзләштерелгән тәҗрибә үзенчәлекле түгел. Аны үзләштерергә кирәк һәм федерациянең күп кенә субъектларында бу эшләнә инде”, - дип хәбәр итте журналистларга А.Федоров. “Бу гамәлдәге закон кысаларында эшләнелә дип аеруча билгеләп үтәсем килә. Медицина тикшеренүләре һәм тест үткәрү өчен каршылыклар юк. Бу гадәти, табигый күренеш һәм баланың да, аның әти-әнисенең дә хокукларын бозмый”, - дип шәрехләп узды ул.