Татарстанның Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиллегендә Бельгия Корольлеге илчесе белән очрашу булды

Татарстанның Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиллегендә Бельгия Корольлеге илчесе белән очрашу булды

(Мәскәү, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рәфис Измайлов). Мәскәүдә ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов Бельгия Корольлеге илчесе Винсет Мертенс де Вильмарс, Валлония һәм Брюссель башкала төбәге сәүдә эшләре буенча вәкиле Иван Корсак белән очрашты.

Очрашу барышында Назыйф Мириханов кунаклар соравы буенча Татарстан тарихына кыскача экскурсия ясады, аларга Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү һәм шушы юбилей кысаларында үткәрелгән БДБ илләре саммиты һәм РФ Дәүләт Советы утырышы турында сөйләде. Тулы хокуклы вәкил очрашуда катнашучыларны республиканың социаль-икътисадый хәле, җирле үзидарә реформасы һәм сәнәгатькә кертелгән һәм уңышлы алып барылган яңалыклар белән таныштырды. Бельгиялеләрдә эшкәртү өлкәләре, бигрәк тә, нефть эшкәртү һәм нефтехимия тармаклары үсешенә юнәтелгән чаралар һәм республика территориясендә технопарк һәм «Алабуга» сәнәгать-җитештерү икътисади зонасын оештыру турындагы мәгълүматлар аеруча зур кызыксыну уятты.

Винсет Мертенс әйтүенчә, Бельгиядә «чимал ресурслары һәм аларны табу юллары да юк инде». Шуңа күрә, илнең углеводород чималы импортына бәйлелеге зур. Шуңа да карамастан, илче сүзләренә караганда, белгечләр бәясе буенча, Бельгия дөньяда икътисади яктан үскән илләр арасында 13 нче баскычта тора. Аның төп сере — югары технологияләр кертү. Винсет Мертенс фикеренчә, бу юнәлештә Татарстан һәм Бельгиянең хезмәттәшлегенең якты киләчәге бар. Бельгия электән үк башка илләр белән дә тыгыз мөнәсәбәттә булып килгән. Бельгия илчесе, ил кеременең 70 проценты халыкара сәүдә алмашуыннан, продукция җитештерүдән һәм югары технологияле эшләнмәләрдән килүен ассызыклады.

Сәүдә эшләре буенча вәкил Иван Корсак хезмәттәшлек идеясен бер тәкъдим белән тулыландырды: әйтик, Татарстан һәм Валлония арасында килешү төзеп, хезмәттәшлекне җирле шартнамәләр нигезендә үстерү. Корсак әфәнде мондый килешү Брюссель һәм Мәскәү арасында булуын билгеләп үтте.

Бельгия ягы тулы хокуклы вәкилгә июньдә Россиягә, Корольлектә зур әһәмият бирелә торган сайлаулы икътисади миссия киләчәге турында да хәбәр итте. Бу визит кысаларында делегация Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, Россиянең башка төбәкләренә, шул исәптән, Казанга да барырга уйлый. Илче хәбәр итүенчә, республика белән кызыксыну хисе, былтыр ноябрь аенда Брюссельда узган Бөтенроссия инновацияләр, фәнни тикшеренүләр һәм яңа технологияләр салоны эше вакытында, Татарстанның икътисади һәм фәнни үсешен тәкъдир иткәндә барлыкка килгән. Эшлеклеләрдә эшләп килүче һәм эшләнәчәк проектлар белән танышу һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен тудыру теләге уянган. Назыйф Мириханов та, үз чиратында, хезмәттәшлек җепләрен ныгыту өчен көч куелачагына вәгъдә биргән.

Очрашуда тулы хокуклы вәкиллекнең халыкара бүлеге җитәкчесе Рәшид Тугушев та катнашкан.