Владимир Путин: “Арзанлы газ дәвере тәмамланып килә”

“Газ разведкасы, табу һәм транспортлауга тотылган чыгымнар котылгысыз арта бара”
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Владимир Путин белдергәнчә, газ тармагын үстерүгә тотылган чыгымнарның кискен артуы дөньяда котылгысыз рәвештә газга бәяләрнең шактый күтәрелүенә китерәчәк.

“Табигый газны табу географиясе үзгәрә: гамәлдәге газ чыганаклары акрынлап саега, ә перспективалы газ ресурслары, нигездә, аеруча күп кулланган үзәкләрдән еракта урнашкан. Шул рәвешчә, газ разведкасы, табу һәм транспортлауга тотылган чыгымнар котылгысыз арта бара”, - диде В.Путин Мәскәүдә газны экспортлаучы илләр форумының җиденче министрлар очрашуында.

“Ямал ярымутравы, Төньяк диңгезләр шельфы кебек төбәкләрне үзләштерүгә һәм газ транспорты инфраструктурасын төзүгә Россия салган инвестицияләр дистәләрчә миллиард долларлар белән исәпләнә. Болар барысы да тармакны үстерүгә кирәкле чыгымнарның кискен артуын аңлата. Димәк, дөнья финанслары кризисына, энергия чималларына бәяләр кимүгә карамастан, арзанлы энергия чималлары, шул исәптән арзанлы газ дәвере тәмамланып килә”, - дип йомгаклады ул үз чыгышын, дип хәбәр итә “Интерфакс”.