ТР Президенты муниципаль берәмлекләрнең чикләре турындагы законнарга кул куйды

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Кукмара муниципаль районы территориясенә үзгәрешләр кертү һәм “Кукмара муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” һәм “Аерым муниципаль берәмлекләр территорияләренең чикләрен үзгәртү һәм “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
Федераль законнар таләбе нигезендә, Кукмара һәм Чистай муниципаль районнары составына керүче һәр поселениенең территорияләре чикләренең картографик тасвирламасын билгели. Кукмара һәм Мамадыш муниципаль районнарының ызандаш чикләре, Чистай, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнары чикләре, шулай ук Чистай шәһәре территориясенә Ерыклы бистәсен һәм Булдырь авыл җирлеген кертү юлы белән “Чистай шәһәре” һәм “Булдырь авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләренең ызандаш чикләре үзгәртелә.
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.