news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшыра

Бүләкләнүчеләр арасында – космонавт Федор Юрчихин, режиссер Галина Волчек, актер Леонид Броневой.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Дмитрий Медведев Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыра. Аларны Россиянең күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һәм мәдәният осталары алачак.

Тантана башланганда Дмитрий Медведев җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итте. Ул бөтенесен якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлады. Президент кыскача узып баручы 2008 ел вакыйгаларына тукталды. Шул ук вакытта ул уңышлардан тыш бу елның авыр сынаулар белән истә калуын билгеләп үтте. “Без Россия халкының сынаулар алдында бердәмлеге шаһитлары булдык”, - дип ассызыклады Президент.

Бүләкләнүчеләр арасында – космонавт Федор Юрчихин, режиссер Галина Волчек, актер Леонид Броневой, дип хәбәр итә Vesti.ru.




news_right_1
news_right_2
news_bot