news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Лаеш районында яңа прокурор билгеләнде

Юрий Марасов Балык Бистәсендә туган, университетны тәмамлап, прокуратурага тикшерүче булып килгән.

(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Лаеш районында яңа прокурор итеп билгеләнгән Юрий Марасовны коллективка тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Юрий Марасов 1974 елда Балык бистәсендә туа. Владимир Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, юрист белгечлеген ала. Хезмәт юлын республиканың Алексеевск районы прокуратурасында тикшерүче вазифасында башлый.

Җиде елдан соң Юрий Марасов Казанның Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе, ә аннан соң аның урынбасары була. 2016 елда аны Идел буе районы прокуроры урынбасары итеп билгелиләр.

Шул ук елны ул Казан юридик институтында законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелеге кафедрасының өлкән укытучысы була. 2019 елдан Юрий Марасов - ТР Прокуратурасының закон үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100