news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда республика Президенты юлламасын гамәлгә ашыру планын расладылар

Планда ветераннарга, балалы гаиләләргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, республика халыкларының телен һәм мәдәниятен үстерүгә һәм социаль-икътисади үсешнең башка юнәлешләренә кагылышлы пунктлар бар.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика Президентының 2021 елга ТР Дәүләт Советына юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Хөкүмәтенең эш планы расланды. Тиешле карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Документта республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле 54 юнәлеше тәкъдим ителгән. Планда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү, аларга үз вакытында, шул исәптән махсус оештырылган волонтер отрядлары булышлыгы белән дә, ярдәм күрсәтү беренче урында тора.

Шулай ук идарә итү, мәдәният, телләр һәм республика халыкларының гореф-гадәтләрен саклау процессының ачыклыгына һәм гражданнарны җәлеп итүгә зур игътибар биреләчәк.

«Ачыклык һәм ярдәмчеллек — хакимият органнарыннан кешеләр менә шуны көтә. Без теләгәнне генә түгел, ә бөтен фикерләрне ишетү мөһим, — диелә бер юнәлештә. — <…>Хакимият органнарына коммуникацияләрнең барлык заманча коралларын үзләштерергә кирәк. Бу урыннарда реаль картинаны күрергә, тиз һәм сыйфатлы итеп җавап бирергә ярдәм итәчәк».

Бу блокка шулай ук 2022 елда билгеләп үтеләчәк Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә һәм яңадан торгызыла торган Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачуга әзерлек тә керә.

Икътисад өлкәсендә 2021 елга бизнес шартларын яхшырту һәм цифрлаштыру юнәлешендә җитди эш башкару планлаштырылган. Моның өчен республикада шулай ук «Цифрлы Татарстан» проектын үстерү дәвам итәчәк.

Социаль планда Татарстанда мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрен үстерүне дәвам итү планлаштырыла. Моннан тыш, план республиканың һәр кешесе өчен уңайлы һәм имин тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Бу өлкәдә Татарстанда республика онкодиспансерының Чаллыда, Әлмәттә филиалларын, шулай ук Әлмәт шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусын һәм башка заманча медицина үзәкләрен төзү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100