ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде

ТР мәдәният министрының элеккеге беренче урынбасарын ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенең яңа җитәкчесе Ирада Әюпованы коллективка тәкъдим итте. Элек ул ТР мәдәният министрының беренче урынбасары вазифасында иде.

Илдар Халиков идарәнең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимовка рәхмәт белдерде һәм ул җитәкчелек иткән чорда ведомствоның үз функцияләрен анык һәм ипле  башкаруын билгеләп үтте.

Ирада Әюпованы яңа вазифасы белән котлап, ТР Премьер-министры  үзенең Чаллы хакимияте башлыгы булганда ук аның белән хезмәттәшлек итүен ассызыклады. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары вазифасында Ирада Әюпованың үз бурычларына җаваплы карап, күп эш башкаруын да әйтеп узды.

"Мин Айрат Миңнемулловичны (Айрат Сибагатуллин ТР мәдәният министры - Т-и искәрмәсе) сирәгрәк күрдем: ул төрле командировкаларда еш була. Бөтен киңәшмәләрдә Ирада Әюпова катнашты, барлык документлар белән дә ул эшләде. Аңа уңышлар телисе килә. Юнәлеш бик кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы да. Хәл итәргә тиешле мәсьәләләр шактый", - диде Илдар Халиков.

Аннары ТР Премьер-министры Ирада Әюповага символик министр портфелен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.