Илдар Халиков ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Альберт Кәримов ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы булды

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын ТР Дәүләт Советы раслаганчы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ Директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде.

Бу вазифаны биләгән Равил Зарипов ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе булды. 

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков коллективка министрлыкның яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул Альберт Кәримовны әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады һәм республика җитәкчеләре ярдәме белән яңа министрга ведомство алдында торган барлык бурычларны да үтәү мөмкин булыр дигән ышаныч белдерде.

"Без кешеләрне тәҗрибәсенә карап бәялибез. "Химград" кебек проектны тормышка ашыру җиңелләрдән булмады. Анда сәнәгать тә, оештыру мәсьәләләре дә, Мәскәү белән элемтәләр дә үрелеп барды - бу сәнәгать министры өчен кирәкле сыйфатлар", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Шулай ук Илдар Халиков элеккеге сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка республика һәм ил өчен башкарган олы һәм лаеклы эш өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры Альберт Кәримовка символик министр портфелен тапшырды.      

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.