news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кольцо» гипермаркетының элеккеге директоры Яшел Үзән башкарма комитетын җитәкләячәк

Яшел Үзәндә дүртенче чакырылыш район Советының икенче сессиясе узды.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Кольцо» гипермаркетының элеккеге директоры Ильяс Ганиев Татарстанның Яшел Үзән районы башкарма комитетын җитәкләячәк. Район советы депутатлары аның кандидатурасын раслады. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Ильяс Ганиевны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады, район һәм шәһәр халкы өчен хезмәтендә уңышлар теләде», диелә хәбәрдә.

Шулай ук сессиядә Яшел Үзән районының Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе вазифасына Ольга Дегтева кандидатурасын расладылар. Аннары көн үзәгенә куелган агымдагы мәсьәләләрне карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100