news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ярослав Нилов парламентара хезмәттәшлек турында фикер алышты

Татарстанда берничә тапкыр РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетының күчмә утырышлары узды.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ярослав Нилов парламентара хезмәттәшлек турында фикер алышты
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгыту һәм киңәйтү, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру, социаль сәясәт өлкәсендә федераль һәм төбәк законнарын гармонизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Дәүләт Думасы депутаты Татарстанда берничә тапкыр РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетының күчмә утырышлары уздырылуын, ә республиканың социаль мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсенә федераль дәрәҗәдә дә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot