Татарстан Президенты Хьюстонга эшлекле сәфәр кыла

Рөстәм Миңнеханов Emerson, Ozone 21 һәм Univation Technologies компанияләре җитәкчеләре белән очрашачак.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Рөстәм Миңнеханов Хьюстон (Техас, АКШ) эш сәфәре кысаларында Emerson, Ozone 21 һәм Univation Technologies компанияләре җитәкчеләре белән очрашачак. Бу хакта аның матбугат хезмәте җиткерә.

"Техас — Татарстан" эшлекле форум эшен башлады.

Мәскәү вакыты буенча 19.00 сәгатьтә республика лидеры Emerson эре транснациональной корпорациясе (Миссури, АКШ) компаниясе җитәкчелеге белән очраша.

Компания сәнәгатьнең күп кенә тармакларында технологияләрне һәм инжинирингны бергә кушып эшли, шулай ук коммерцияле һәм кулланучылар базарлары өчен технологик чишелешләр тәкъдим итә.

Emerson составына 235 җитештерү предприятиеләре керә, шуларның 155е АКШ-тан читтә урнашкан.

Ozone 21 компаниясе сыек озон концентратын җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниянең предприятиеләре АКШта (Техас һәм Флорида штаты), Доминикан Республикасында, Норвегия, Австралиядә урнашкан. 80нче еллар ахырыннан Ozone 21 бренды хуҗасы һәм Jenfitch, LLC (Калифорния штаты) компанияләре тарафыннан тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үткәрелгән. Аларның нәтиҗәләре буенча 2008 елда сыек озон җитештерү технологиясе булдырылып, патент алган.

Univation Technologies компаниясе полиэтилен җитештерү технологияләрен лицензияләү өлкәсендә дөнья лидеры булып тора. Төп лицензияләнүче технология булып UNIPOL:tm: PE тора. Аның буенча барлык дөнья буенча 33 проценты эшләнмә җитештерелә. Полиэтилен җитештерүне лицензияләү технологиясеннән тыш, Univation Technologies компаниясе катализатор ясый.

Моннан тыш, Мәскәү вакыты буенча 22.40 сәгатьтә Рөстәм Миңнеханов Райс университетына барачак. Массачусетс бизнесмены Уильям Марш Райс үз милкен күчемсез милек, тимер юл төзелеше һәм мамык сату ярдәмендә туплый. 2014 елда Райс университеты дөнья университетларының академик рейтингында 45 позицияне алды, шулай ук, Forbes версиясе буенча, Американың иң яхшы югары ук йортлары арасында ул 32 урында тора.