Рөстәм Миңнеханов: Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә зур мөмкинлекләр бар

Татарстан Президенты "Техас-Татарстан" эшлекле форумында катнашты.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Хьюстонда (АКШ, Техас штаты) уза торган «Техас-Татарстан» эшлекле форумы ачылышында Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү һәм нефть химиясе; машина төзелеше, авиатөзелеш, югары технологияләр һәм башка өлкәләрдә Америка компанияләре белән үсеш элемтәләре мөмкинлеген әйтеп үтте. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында республиканың понециалы тәкъдим ителде.

«Әлеге визит барышында үзара бәйләнеш өчен яңа юнәлешләр ачылыр, бердәм проектлар турында сөйләшербез дип өметләнәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты үзара бәйләнешкә мисал итеп «Форд» һәм «Соллерс» компанияләрен, «Армстронг» һәм «3М» заводларын, КАМАЗ белән бергә эшли торган «Камминз» һәм «Федерал Могул Корпорейшн» оешмаларын китерде.

“Шеврон” Америка компаниясе күп еллар дәвамында “Татнефть” компаниясе белән бергә Түбән Камадагы “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеше проектын гамәлгә ашыруда катнаша. “Циско” оешмасы белән без мәгълүмати коммуникацияләр технологиясе өлкәсендә мөһим проектларны тормышка ашырабыз", — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры белдерүенчә, иң беренче чиратта, икътисад өлкәсендә бердәм эшчәнлек алып барыр өчен, зур мөмкинлекләр бар, әмма әлегә алар тулысынча кулланылмый.

Миңнеханов хезмәттәшлекне нефть эшкәртү һәм нефть химиясе; машина төзелеше, авиатөзелеш, автомобиль җитештерү, төзелеш һәм инфраструктур проектлар, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үстерү мөмкинлеген белдерде.