Президентка 2025 елга кадәр Татарстанның Сәламәтлек саклау стратегиясен тәкъдим иттеләр

Татарстан башлыгы Сәламәтлек саклауны оештыру һәм идарә итү югары мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Улумбәкова белән очрашты.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Американың Хьюстон шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында Россия Фәннәр академиясе каршындагы Сәламәтлек саклауны оештыру һәм идарә итү югары мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Улумбәкова белән очрашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әңгәмә барышында сәламәтлек саклау өлкәсендә үзара бәйләнеш өчен мөмкин булган юнәлешләр турында сүз барды.

Улумбәкова 2016 елда Гарвард университетының иҗтимагый сәламәтлек институтында медицина оешмалары җитәкчеләренең нәтиҗәле идарә итү программасы буенча квалификациясен күтәрүе, ә хәзерге вакытта Гарвардта сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкчеләре өчен югары буын өчен МВА программасы буенча укуы хакында сөйләде.

Г.Улумбәкова республика лидерына “Татарстан Республикасының 2025 елга кадәр сәламәтлек саклау стратегиясе”н тәкъдим итте, ул АКШ дәресләрен исәпкә алып төзелгән. Тәкъдим итү барышында ул Татарстанда, Техас штатында, Гомумән АКШда, Канадада һәм Төркиядә халык сәламәтлеген анализлау нәтиҗәләре һәм аңа йогынты ясаучы факторлар белән таныштырды.

Шулай ук республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм 2025 елга кадәр гомер озынлыгын 76 яшькә кадәр җиткерүне исәпкә алган стратегиянең өстенлекле юнәлешләре күрсәтелде. Хәзерге көндә Татарстанда уртача гомер озынлыгы 73, 6 яшь. Тикшеренүдә алга куелган максатларга ирешү өчен кирәкле шартлар саналган. Бу шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке һәм алкоголь куллануның кимүе, дәүләт тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсенә финанслау арту һ.б.

Рөстәм Миңнеханов һәм Гүзәл Улумбәкова тикшеренү нәтиҗәләре турында фикер алышты. Татарстан Президенты, аерым алганда, Сәламәтлек саклауны оештыру һәм идарә итү буенча Югары мәктәп башлыгына төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләре каршында презентация белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.