Д.Медведевның Юлламасы билгесез вакытка кичектерелә

21 октябрь көнне Д.Медведевның Юлламасы билгесез вакытка кичектерелүе хакында хәбәр ителде.
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Дмитрий Медведевның Юлламасы билгесез вакытка кичектерелә: Кремль мәгълүматларына караганда, ул бу документны “көн саен” төзәтеп, аңа кризиска каршы төзәтмәләр кертергә ниятли.

Бүген укылырга тиешле Юллама эшләнеп бетмәү сәбәпле, дүшәмбегә Хөкүмәтнең бүгенге утырышы күчерелгән. Утырышта 2020 елга кадәр тышкы икътисади эшчәнлек стратегиясе хакында фикере алышырга ниятләнә.