news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Милләт Җыены» утырышында катнашачак

Бу чарага Татарстаннан 500 татар, Россия төбәкләреннән 70 кеше һәм чит илләрдән 50 кеше чакырылган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Җомга көнне, 24 сентябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Милләт Җыены» пленар утырышында катнашачак. Бу хакта журналистларга брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бу чарага Татарстаннан 500 татар, Россия төбәкләреннән 70 кеше һәм чит илләрдән 50 кеше чакырылган. Коронавирус аркасында 45 илдән катнашучылар һәм оешмалар видеоконференция режимында кушылачак», — дип билгеләп үтте ул.

Галимова чараның бүген үк башлануын әйтте. «Бүген Казанның «Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» утырышы башлана. Шулай ук көн дәвамында Камал театры мәйданчыгында төрле темаларга интерактив презентацияләр узачак.

«Иртәгә ТР Президенты булачак утырышның пленар өлешендә мәдәният эшлеклеләре, язучылар берлеге чыгышлары, шулай ук бүләкләү тантанасы узачак», — дип нәтиҗә ясады Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100