news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россиянең фәнни-технологик үсеше буенча комиссия утырышында катнашты

Илнең фәнни-технологик үсеше буенча комиссиясе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылды. Анда 47 кеше, шул исәптән Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең фәнни-технологик үсеше буенча комиссиянең беренче утырышында катнашты.

Республика җитәкчесе чарага видеоконференция форматында кушылды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий  Чернышенко җитәкчелегендә узды. Катнашучылар дәүләтнең фәнни-техник сәясәтендәге төп юнәлешләргә, мөһим инновацион проектларның үтәлешенә тукталдылар һәм фәнни тикшеренү эшләренә ярдәм итү чаралары белән танышты.

Илнең фәнни-технологик үсеше буенча комиссиясе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылды. Анда 47 кеше, шул исәптән Рөстәм Миңнеханов та катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100