news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Скуфинский Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру турында фикер алыштылар

Фикер алышуның төп темасы — регионда пилот режимында эшләнүче җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру эше иде.

Миңнеханов һәм Скуфинский Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру турында фикер алыштылар
tatarstan.ru

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Захарова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) җитәкчесе Олег Скуфинский  белән очрашты. Фикер алышуның төп темасы — регионда пилот режимында эшләнүче җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру эше иде. 

Скуфинский Татарстан җитәкчесенә проектның тест контуры, аның ярдәмендә кулланышка кертү мөмкин булган җирләр турында сөйләде. Пилот проектка Татарстанның өч районы — Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнары керә. Аңа шулай ук Росреестрның гражданнар һәм бизнес куллана алырлык яңа хезмәтләрен дә тәкъдим иттеләр.

«Татарстан Республикасы — тиз үсүче регион, халык саны буенча илдә — сигезенче һәм торак төзелеше буенча дүртенче. Бердәм мәгълүмати ресурста муниципалитетларның җирләре, аларны кулланудагы мөмкинлекләр турындагы барлык мәгълүмат күренәчәк. Бу халык өчен дә, инвесторлар өчен дә уңай. 2022 елга платформага республиканың башка шәһәр һәм районнары да кушыла алыр дип уйлыйбыз», — диде Татарстан Президенты. 

Бердәм мәгълүмати ресурс ярдәмендә объект һәм җирләр турындагы барлык мәгълүматны бер платформада системалаштырырга, тулыландырырга һәм ачыкларга мөмкин булачак. Бу мәгълүматны эзләүне гадиләштерә һәм җайлаштыра, шулай ук идарә карарларының нәтиҗәлелеген арттыра.

«ТР командасының бирелеп эшләве нәтиҗәсендә, 2021 елның гыйнварыннан без Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына пилот регионнардагы территориаль зоналарның 97 процентын керттек; кадастр бәясе булмаган объектлар күләмен 94 процентка киметтек; җирләр турындагы дәүләт фондын 100 процентка цифрлаштырдык; эксперимент уза торган барлык территорияләрдә 1:25 000 масштабындагы Бердәм электрон картографик нигез 100 процентка башкарылды, пилот проектта катнашучы барлык торак пунктларда 1:2 000 масштабында картографик нигез булдырылды», — дип санап чыкты Росреестр җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, Бердәм мәгълүмати ресурс кысаларында гражданнар, бизнес, теркәлмәгән объектларны ачыклау өчен төрле хезмәтләр һәм башка төрле проектлар да тикшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100