news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә шәһәр һәм район башлыгын, аның урынбасарларын сайладылар

Зәйдә дүртенче чакырылыш шәһәр һәм район Советларының беренче утырышы үтте.

Зәйдә шәһәр һәм район башлыгын, аның урынбасарларын сайладылар
http://zainsk-rt.ru

(Зәй, 23 сентябрь, «Татар-информ». «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Зәйдә дүртенче чакырылыш шәһәр һәм район депутатлары советларының беренче утырышлары узды. Көн тәртибендә төп мәсьәләләр — Зәй шәһәре һәм Зәй районы башлыгын, шулай ук шәһәр һәм район башлыгы урынбасарларын сайлау булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһәр һәм район башлыгын сайлаулар яшерен тавыш бирү юлы белән узды. Шәһәр һәм район депутатлары бертавыштан Разиф Кәримов кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.

Зәй районының Мактаулы гражданины, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев үз чыгышында, Зәй районында алты ел эшләү дәверендә Разиф Кәримовның икътисадта, инфраструктурада, районның торак пунктларын һәм шәһәрне төзекләндерүдә уңай үзгәрешләр булдыруга күп көч куюын, шулай ук авыл хуҗалыгында алдынгы позицияләргә ирешүен билгеләде.

"Район башлыгы һәм аның командасының нәтиҗәле эше сәбәпле Зәй Татарстанның эре шәһәрләре арасында югалмады. Һәр өлкәдә тотрыклылык сакланды. Сайлаулар нәтиҗәсе күрсәткәнчә дә, зәйлеләр тавыш бирүләрдә актив катнашуы белән республикада аерылып торды. Бу исә район халкының җитәкчелеккә ышаныч белдерү билгесе", — дип өстәде Илшат Фәрдиев, Рәзиф Кәримовны шәһәр башлыгы һәм район башлыгы вазифасына сайлануы белән котлап.

Икенче срокка сайланган шәһәр һәм район башлыгы Разиф Кәримов, алты ел эчендә күп кенә тармакларда — икътисад, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәдә эшне системалаштыруга ирештек, дип билгеләп үтте. Игътибар үзәгендә халыкның барлык катламнарын үстерү өчен шартлар тудыру һәм аларның потенциалын ачу, яңа мөмкинлекләр, кече һәм урта бизнесны алга таба үстерү өчен эш рәвешләрен ачыклау мәсьәләләре булды.

Шулай ук район һәм шәһәр Советларының беренче утырышларында Зәй шәһәре һәм районы башлыгы урынбасарлары да сайланды. Шәһәр башлыгы урынбасары вазифасында Елена Недовшивина үз эшен дәвам итәчәк. Район башлыгы урынбасары итеп Валерий Акатьев сайланды, ул да шушы вазифада эшләде.

Утырыш ахырында район башлыгы Разиф Кәримов өченче чакырылыш шәһәр һәм район Советлары депутатлары Венера Исрафиловага, Анна Быля, Фәнзия Николаевага, Венера Михайловага нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аларга район Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел " истәлекле билгеләрен тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100