Татарстан Президенты бу атнада Үзбәкстан делегациясе белән очрашачак

Яклар коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетергәннән соң үзара мөнәсәбәтләрне үстерү турында фикер алышачак.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Үзбәкстан делегациясе белән очрашачак. Делегацияне илнең Премьер-министры ярдәмчесе җитәкләячәк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

«Үзбәкстан делегациясе планында Сәүдә-сәнәгать палатасына, Казан кооператив институтына, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына бару, шулай ук Татарстан Президенты белән аралашу бар», – диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Үзбәкстан вәкилләре КАМАЗ йөк һәм автомобиль продукциясе, транспорт вертолетларының запас частьләре, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы техникасы, суыткыч җиһазлары һәм башка товарлар белән тәэмин итүне киңәйтү турында фикер алышырга планлаштыра.

Моннан тыш, Татарстан компанияләре Ташкентта электр һәм гидроэнергетика объектларын модернизацияләүдә һәм метро төзелешендә катнаша алыр иде.