Наил Мәһдиев кабат Чаллы мэры итеп сайланды

Утырышта катнашкан шәһәр советының 35 депутатыннан 32се гамәлдәге мэр кандидатурасы өчен тавыш бирде.

(Чаллы, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда IV чакырылыш шәһәр советының беренче утырышында депутатлар күпчелек тавыш белән Наил Мәһдиевне шәһәр мэры итеп сайлады.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин утырышта  чыгыш ясаганда шәһәрдә абруйлы лидер җитәкчелегендә нәтиҗәле команда формалаштыру мөһим, дип искәртте.

«Наил Гамбәр улы Мәһдиев шәһәрне җитәкләгәнгә алты ел узды. Бу еллар эчендә ул үзен шәһәр һәм аның халкы мәнфәгатьләрен хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә якларга сәләтле максатчан, нәтиҗәле, принципиаль җитәкче буларак күрсәтте», — диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Утырышта катнашкан 35 депутатның 32се гамәлдәге мэр кандидатурасы өчен тавыш бирде. Бер бюллетень дөрес түгел дип табылды. Ике тавышны шәһәр башлыгы постына дәгъва итүче икенче кеше — «Гадел Россия» партиясеннән шәһәр советы депутаты Харис Шәрәфуллин алды.

Моңа кадәр башкарма комитетның Финанс идарәсен җитәкләгән Ирина Сәгыйдуллина Чаллы мэры урынбасары вазифасын биләде. Ул лаеклы ялга киткән Флер Андреевны алыштырды.