news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Волынец Татарстанда балалар омбудсмены вазифасына тәкъдим ителә

Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим иткән кандидатураны парламент комитеты депутатлары хуплады.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына Ирина Волынец кандидатурасын хуплады. Бу карар бүген парламент комитеты утырышында кабул ителде.

Татарстан Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе Лариса Глухова әйткәнчә, Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына Ирина Волынец кандидатурасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.

Ирина Волынец — «Милли ата-аналар комитеты» төбәкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе, Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы һәм Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне 24 сентябрьдә VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 15 нче утырышында билгеләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100