Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр Татарстан Республикасында 94 процентка башкарылган

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды

 (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр күләме 4 млрд. 404,63 млн. сум, ягъни 94% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елга мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр бөтен 45 муниципаль районда да тәмамланып килә. 20 августка алынган мәгълүматлар буенча, төзекләндерү эшләре 29 муниципаль районда 115 мәктәптә төп эш төрләре буенча тәмамланган. 18 муниципаль берәмлекнең 44 мәктәбендә капиталь ремонтлау эшләре график буенча бара, алар 25 августка тәмамланыр дип көтелә.

2014 елда авылларда су белән тәэмин итү программасы буенча 328 км суүткәргеч челтәре төзү планлаштырылган, 28 артезиан скважиналар казу һәм 38 су җыю башняларын урнаштыру каралган. Программа күләме - 690 млн. сум.

Бүгенге көнгә эшләр тәмамлана, 16 муниципаль берәмлектә 28 скважинаның 27се казылган. 328,5 км суүткәргеч челтәрнең 276,5 км төзелгән, ягъни планның 84%.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2014 елга караңгыда урам яктырту мөмкинлекләрен торгызу программасы барышы турында да хәбәр итте. Финанслау күләме 225 млн. сум тәшкил итте, ягъни һәр муниципаль берәмлеккә - 5әр млн. сум. Бүгенгә 225 млн. сумнан 211,7 млн. сумы кулланылган, ягъни 94,1%. Бу программа буенча эшләр 41 муниципаль берәмлектә график буенча тәмамланган.

Ветеринария хезмәтләрен капиталь төзекләндерү программасы кысаларында бөтен 17 объект буенча да эш тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 11 көллиятне капиталь төзекләндерү турында да хәбәр итте. Эшләр график буенча бара, акчаларның 91,43 %ы кулланылган.

Сыер абзарларын капиталь төзекләндерү буенча торыш түбәндәгечә: 100 башлык сыер абзарларының 105 объектында, 200 башлыкларның 173 объектында эшләр башланган. Моннан тыш, силос-сенаж траншеялары төзү программасы буенча эшләр 60 объектта башланган.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы мәгълүматлары буенча, 2014/2015 елларга җылыту чорына әзерләнү кысаларында республикада 78% торак йорт әзер, социаль-мәдәни өлкә объектларының уртача 84 %ы әзер, инженер инфраструктура объектлары 90 %ка әзер.

Татарстан Республикасы Президенты торак йортларны һәм социаль объектларны җылыту чорына әзерләүгә җитди игътибар итүне йөкләде. Аның сүзләренчә, берничә йортта гына да җылыту системасы әзер булмаса, ведомство эшендә бөтен катнашучылар тырышлыгы юкка чыгачак. Һәр йортта кеше яши, җылы бөтен җирдә кирәк, - бу безнең бурычыбыз һәм эшебез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.