news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» җитәкчелеге белән очрашты

«ГМС төркеме» АҖ нефть-газ тармагы, торбаүткәргеч транспорт, атом һәм җылылык энергетикасы, су хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җиһазлар җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме»  җитәкчелеге белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компрессор, насос һәм блок-модульле җиһазлар җитештерә торган зур предприятиеләрнең берсе — «ГМС төркеме» АҖ җитәкчелеге белән очрашты.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фикер алышуның төп темасы «Казанкомпрессормаш» заводының киләчәк үсеше булды. Завод 2012 елдан машина төзелеше холдингының бер өлеше булып тора. Аерым алганда, яклар предприятиене җитештерү заказлары белән тәэмин итү турында сөйләште.

«ГМС төркеме» АҖ нефть-газ тармагы, торбаүткәргеч транспорт, атом һәм җылылык энергетикасы, су хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100