Яшел Үзәндә районның киләчәге хакында фикер алыштылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган район Советы сессиясендә Яшел Үзәнне үстерү перспективалары каралды

(Яшел Үзән, 23 июль, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган район Советының 56 нчы сессиясендә Яшел Үзән муниципаль районын үстерү перспективалары каралды.
Утырышта төп доклад белән Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Батин (аны әлеге вазифага сессиядә билгеләп куйдылар) чыгыш ясады.
“Яшел Үзән районы нык үскән машина төзелеше потенциалы һәм башкалага якын булуы аркасында Татарстанның стратегик яктан мөһим районнарыннан санала”, - дип ассызыклады үзенең докладында Сергей Батин.
Яшел Үзән машина төзелеше заводы янында берничә перспективалы мәйданчык бар. Әлеге мәйданчыклар барлык инфраструктура белән диярлек тәэмин ителгән. Соңгы вакытта потенциаль инвесторлар белән сөйләшүләр алып барыла, шуларның берсе – Австриянең “Кроношпан” компаниясе, ул OSB-плитәләр заводын төзү проектын тәкъдим итә. Әлеге проект гамәлгә ашырылган очракта ике меңгә якын эш урыны булдырылачак.
Башкарма комитет җитәкчесе фикеренчә, гамәлгә ашырылырга тиешле тагын бер бурыч – Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү. Әлеге проект 2010-2015 елларга исәпләнгән федераль максатчан программага кертелгән, проектның гомуми бәясе 14 миллиард сумга якын тәшкил итә.
Тагын бер мөһим проект – Казан – Яшел Үзән автотрассасын реконструкцияләү. Трасса янында “Зур Яшел Үзән” проекты гамәлгә ашырыла башлады.
“Безнең төп бурыч – шәһәр халкы өчен уңайлы яшәү шартлары булдыру. Алар күп яктан инженер һәм коммуналь инфраструктура объектларының яхшы эшләвенә, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына, шәһәрне төзекләндерү дәрәҗәсенә бәйле”, - дип ассызыклады Сергей Батин.
Аның сүзләренә караганда, инженер челтәрләре һәм корылмалары, нигездә, сугыштан соң төзелгән, алар мораль һәм физик яктан искергән. Су алу җайланмаларында суның сыйфаты санитар нормаларга туры килми. Бүгенге көндә канализация торбаларының 60 процентын алыштырырга кирәк.
“Безнең өстенлекле бурыч – шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыру. Бүген күтәрелгән проблемаларның бер өлешен без мөстәкыйль рәвештә хәл итә алабыз. Әмма безнең тарафтан куелган бурычларның күбесен Яшел Үзән районы республика җитәкчелегенең ярдәме белән генә хәл итә ала”, - дип белдерде Сергей Батин.
Татарстан Президенты профиль министрлыкларга кыска вакыт эчендә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү буенча конкурс үткәрергә һәм бу проектка инвесторларны җәлеп итәргә күрсәтмә бирде. Киләчәктә логистика үзәге республикада инвестицияләр өчен иң җәлеп итүчән мәйданчыкларның берсенә әвереләчәк.
Республика башлыгы фикеренчә, Казан – Яшел Үзән юлын төзүне тизләтергә кирәк. Яңа автотрасса автотранспорт хәрәкәтенең тизлеген һәм куркынычсызлыгын арттырачак.
Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә быелның октябренә кадәр социаль ипотека программасы буенча йортларның зур өлешен файдалануга тапшыру бурычын куйды. 2010 елда шәһәрдә 395 миллион сумлык 454 фатирны файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Татарстан Президенты фикеренчә, Казан һәм Яшел Үзәнне берләштерү турындагы мәсьәләне теоретик күзлектән карарга мөмкин. Моның өчен халыкның теләге һәм хакимиятнең вәкиллекле органнарының мөрәҗәгате кирәк. Әмма әлегә бу мәсьәлә урынлы түгел. Яшел Үзән – республиканың эре сәнәгать үзәге һәм үсеш ноктасы. “Әгәр фикерләр бар икән, аларның җитди нигезе булырга тиеш, шунлыктан әйдәгез әлегә бу хакта башка сүз куертмыйк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.