Илдар Халиков: “Он һәм башка продуктларга бәяләр белән спекуляция ясауга чик куелачак”

ТР Премьер-министры ышандырганча, республикада халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен ашлык җитәрлек

(Лаеш, 23 июль, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Татарстан Республикасында он һәм башка продуктларга бәяләрне күтәрүгә бәйле теләсә нинди спекуляциягә чик куелачак. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Лаеш муниципаль район Советы сессиясендә әнә шулай дип ышандырды.
“Алыпсатарлар – байлык туплап калырга омтылган кешеләргә карата кулланырга мөмкин булган бик йомшак сүз”, - диде Илдар Халиков, утырыштан соң журналистларның сорауларына җавап биреп. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел ашлыкка бәя төшкән чагында беркем дә он һәм икмәк хакын киметмәде, “җитештерүчеләр яхшы гына табыш алды”.
Бүген исә, уңайлы очрактан файдаланып, кайбер ашлык кабул итү предприятиеләре һәм оешмалар баеп калырга омтыла. “Болай эшләргә ярамый”, - дип ассызыклады Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм табыш алуның башка алымнары да аз түгел, дип өстәде.
Илдар Халиков республика Президенты Рөстәм Миңнехановның монополиягә каршы хезмәткә әлеге предприятиеләрне тикшерергә күрсәтмә бирүе турында хәбәр итте. Шул ук вакытта Премьер-министр әлеге мәсьәләләр белән башка структураларның да шөгыльләнәчәген искәртте.
ТР Премьер-министры ышандырганча, республикада халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен ашлык җитәрлек.