news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Казан һәм Истанбулны тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли

Татарстан Президенты Истанбул провинциясе губернаторы Али Йерликая белән очрашуда катнашты.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе губернаторы Али Йерликая белән очрашуда катнашты. Чарада Татарстан һәм Истанбулның икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булырга тырышабыз. Төркия Республикасы — Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. Ә Истанбулның Казан белән кардәшлек элемтәләре бар, — дип искәртте Йерликая. — Сезнең инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру темплары һәм масштабы сокланырлык һәм ихлас хөрмәткә лаек».

Аның сүзләренчә, Истанбул — Төркия Республикасының икътисади үсеш үзәге һәм төп сәнәгать шәһәре. Монда илнең төп банклары, шулай ук чит ил иминият җәмгыятьләре һәм агентлыклары, Татарстан бизнесы белән хезмәттәшлек итә торган эре компанияләр урнашкан.

Татарстан инде булган багланышларны ныгытуга гына түгел, башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүгә дә өметләнә, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

Яклар Истанбулда урнашкан бизнес-ассоциацияләр һәм сәнәгать зоналары белән актив хезмәттәшлекне дәвам итү мәсьәләләре, шулай ук Төркиядә сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентацияләрен оештыру турында фикер алышты. Анда сәнәгать мәйданчыкларының, министрлыкларның, ведомство һәм компанияләрнең профильле җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак. Әлеге чаралар Төркия инвесторларын Татарстанга җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100