news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэры Экрем Имамоглы белән очрашты

Казан белән Истанбул арасында муниципаль дәрәҗәдә кабул ителгән кардәшлек турында 18 килешү гамәлдә.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэры Экрем Имамоглы белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Бүген Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, Казанда сезнең илнең Генераль консуллыгы уңышлы эшли, ә Истанбулда — безнең республика вәкиллеге», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Казан белән Истанбул арасында муниципаль дәрәҗәдә кабул ителгән кардәшлек турында 18 килешү гамәлдә. Шәһәрне даими һава юллары бәйли. Ул кичә, 22 июньдә, яңартылды.

Элегрәк Татарстан Президенты Истанбул провинциясе губернаторы белән очрашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100