news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Татнефть»нең Төркия компанияләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләште

Татарстан нефть эшкәртү өлкәсендә үз технологияләре белән уртаклашырга, шулай ук нефть химиясе проектларында хезмәттәшлек итәргә әзер.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм зур холдингларның берсе булган Koç идарә рәисе Омер Коче белән очрашты.Алар Татарстан «Татнефть»нең «Тюпраш» нефть эшкәртү компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында сөйләште. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.                               

«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан - Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Татнефть» хәзер чит илләрдә эш мөмкинлеген карый, дип өстәде ул һәм «Коч Холдинг» җитәкчелегенә юнәлешләр буенча эш төркемнәре булдырырга тәкъдим итте. 

«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов сүзләренчә, компанияләр нефть белән тәэмин итү өлкәсендә генә хезмәттәшлек итә алмый. Татарстан нефть эшкәртү өлкәсендә үз технологияләре белән уртаклашырга, шулай ук нефть химиясе проектларында хезмәттәшлек итәргә әзер.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Президенты Төркия компаниясе җитәкчелеген Татарстанга килергә һәм республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы белән танышырга чакырды.

Элегрәк «Татар-информ» Рөстәм Миңнехановның Төркиягә эш сәфәре белән баруын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100