Р.Миңнеханов "Halcyon Gallery" сәнгать галереясы президенты белән очрашты

Пол Грин Казанда ачык декоратив сәнгать әсәрләрен кую буенча беренче тәкъдимнәр бер ай эчендә мәгълүм булачагын белдерде

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ). Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында "Halcyon Gallery" сәнгать галереясы (Англия) президенты Пол Грин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы "Яңарыш" фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, туристлар саны арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, Казанның  җәмәгать мәйданчыкларын үстерү зарурлыгы килеп туа, диде ул. «Үзенчәлегебезне, тарихыбызны күрсәтерлек урыннар кирәк безгә», - дип ассызыклады Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, иң уңышлы проектларның берсе казан рәвешендә корылган «Казан» гаилә үзәге булды. Шул ук вакытта Болгарда куярга җыенган «Саклаучы» сыны төрле фикерләр уятты. «Бүген бу скульптура Лондонда тора, ул анда барысына да ошый. Безнең республикада «Саклаучы» сыны мөнәсәбәт төрлечә булды. Шуңа күрә бу эшкә игътибарлы булырга кирәк», - диде Татарстан лидеры.

"Halcyon Gallery" президенты Пол Грин, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Казанның, Татарстан Республикасының туризм потенциалы зур, дип белдерде. «Бүген Татарстан башкаласы үзенең спорт һәм сәнәгать казанышлары белән мәгълүм. Әмма аңа мәдәният һәм сәнгать бәрабәренә тагын да күп кеше җәлеп итеп була», - диде ул.

Пол Грин "Halcyon Gallery" сәнгать галереясы үсеше тарихы, шулай ук аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. "Halcyon Gallery "президенты Рөстәм Миңнехановка дөньяның төрле шәһәрләрендә сәнгать галереясы куйган скульптураларның фотографияләрен күрсәтте һәм аларның туристлар санына ничек тәэсир итүен бәян итте. Татарстанның мәдәни һәм тарихи байлыгын исәпкә алып, монда уникаль нәрсәләр булдырырга мөмкин, диде Пол Грин.

Очрашу азагында Пол Грин, Казанда ачык декоратив сәнгать әсәрләрен кую буенча беренче тәкъдимнәр бер ай эчендә мәгълүм булачак, дип өстәде.

Әлеге очрашу турында ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.