ТР Президентына 2010-2015 елларга мәгариф үсеше стратегиясен тәкъдим иттеләр

ТР Президенты ТР мәгариф системасын үстерү турындагы дәүләт программасын эшләү һәм гамәлгә кую буенча Республика комиссиясе утырышын үткәрде
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010-2015 елларга ТР мәгариф системасын үстерү турындагы дәүләт программасын эшләү һәм гамәлгә кую буенча Республика комиссиясе утырышын үткәрде.
Комиссия утырышында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина һ.б. катнашты.
Утырышта мәгариф системасын үстерү концепциясе бер ел элек расланган иде, дип искәртте Татарстан Президенты. Аннары 2009 елның маенда проект өстендә эшләү өчен республика комиссиясе оештырылган.
Бу вакыт эчендә мәгариф системасын реформалаштыру буенча халыкара тәҗрибә өйрәнелде, Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе, Бөтендөнья төзекләндерү һәм үстерү банкы консультантлары җәлеп ителде, зур эшләр башкарылды. Аның нәтиҗәсе - 2010-2015 елларга Татарстан Республикасы мәгариф системасын үстерү стратегиясе документы.
Стратегия проектын Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Ул эшкә керешкәнче республикада комплекслы социологик тикшеренү үткәрелде, дип белдерде. Укучылар, педагоглар, укучыларның әти-әниләре һәм потенциаль хезмәткәрләр – предприятие җитәкчеләре респондентлар булды. Тикшеренү нәтиҗәләре стратегияне формалаштыру нигезенә салынды.
Проект структурасы буенча өч программадан тора – мәктәпкәчә белем бирүне үстерү, гомуми белем бирүне үстерү һәм һөнәри белем бирүне үстерү.
Альберт Гыйльметдинов кыскача Россия мәгариф системасындагы проблемаларны искәртте, мәгариф өлкәсендәге мондый проблемаларны хәл итү белән дөньяның күп илләре шөгыльләнә, дип билгеләп узды. Барыннан да элек бу – белем бирү сыйфатының һәм мәгариф системасының нәтиҗәлелеге югары булмау, хәтта финанслау күләмен арттыру да яхшы якка үзгәрешне гарантияли алмый.
Стратегия проекты буенча система башына барыннан да элек, эшләү өчен шартлар тудырып, тиешле хезмәт хакы билгеләп укытучының үзен куярга кирәк. Стратегия проектында тармакка яшь укытучыларны, яңалык кертүче укытучыларны җәлеп итү, укытучыларны яңадан әзерләүгә зур игътибар бирелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегия проекты буенча эшләү кысаларында бик күп мәгълүмат җыелган һәм анализланган, диде. Проектка мәгарифне мәгълүматлаштыру юнәлеше кергән, укытучылар өчен грантлар системасы каралган, дип билгеләп үтте ул.
РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина комиссия әгъзалары алдында чыгыш ясаганда 2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе проекты, гомумән алганда, Россия Федерацияседә мәгариф системасын модернизацияләү концепциясенә туры килә, дип билгеләп үтте.
ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. документ турында фикерләрен белдерде.
Ай дәвамында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышында министрлык һәм ведомстволар дәрәҗәсендә стратегия проекты буенча  фикер алышу ниятләнә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.