^Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы аппараты җитәкчесе Владимир Винниковның фаҗигале үлеме – бәхетсезлек очрагы, дип саный шәһәр прокуроры Ф.Гәрәев

^Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы аппараты җитәкчесе Владимир Винниковның фаҗигале үлеме – бәхетсезлек очрагы, дип саный шәһәр прокуроры Ф.Гәрәев

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Кичә, 35нче яшендә Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы аппараты җитәкчесе Владимир Всеволод улы Винников фаҗигале төстә һәлак булган.

Владимир Винников Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы хакимияте башлыгы аппараты җитәкчесе итеп 1999 елның мартында билгеләнә. Шушы вакыт эчендә хакимият аппаратында аның җитәкчелегендә хокукый һәм махсус эшләр башкарыла. Шәһәр һәм район белән идарә итүдә яңа технология кертүне В.Винников үз эшендә иң өстенлекле юнәлеш дип санаган. Аның инициативасы белән шәһәрдә Түбән Каманың рәсми серверы – www.e-nizhnekamsk.ru, шулай ук “Түбән Каманың мәгълүмат үзәге” дәүләт учреждениесе төзелгән. “Мәгълүматларны тапшыру буенча бердәм шәһәр челтәре”, “Бюджет оешмаларында энергия куллану мониторингы”, “Бердәм тәрәзә”, “Мәктәп интернеты”, “Шәһәрнең геомәгълүмат системасы”, “Шәһәрнең Автоматлаштырылган идарә системасы” кебек проектлар эшләнә. Соңгы өч проект республика һәм федераль максатчан программаларына кертелгән.

Владимир Винников шәһәрдә балалар спортын үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләр хоккей командаларына булышлык иткән. Шәһәр һәм районның соңгы еллардагы барлык казанышлары да аның исеме белән бәйләнгән.

Ул талантлы җитәкче һәм энергияле кеше иде. Аның тормышы очраклы рәвештә өзелгән. Владимир Винников өченче катта урнашкан эш кабинеты тәрәзәсе артындагы антенна чыбыгын көйләргә тырышып, тар кәрниздән егылып төшкән.

Түбән Кама прокуроры Ф.Гәрәев хәбәр иткәнчә, “алдан тикшерүләр күрсәткәнчә, бәхетсез очраклылык әлеге фаҗигагә китергән. Хәзерге вакытта шәһәр прокуратурасы тарафыннан үлем факты буенча тикшерү үткәрелә”.

Владимир Винниковның туганнарының, якыннарының, шулай ук аны якыннан белгәннәрнең тирән кайгысын уртаклашабыз.