^Рәшит Вәгыйзов республика омбудсманы вәкаләтенә яңа срокка расланды

^Рәшит Вәгыйзов республика омбудсманы вәкаләтенә яңа срокка расланды

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы сессиясендә Рәшит Вәгыйзов кеше хокуклары буенча ТРдагы вәкаләтле вәкиле итеп яңа срокка расланды.

ТР Конституциясенең 94 маддәсе, шулай ук кеше хокуклары буенча ТРдагы вәкаләтле вәкил турындагы закон нигезендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республика парламенты депутатларына киләсе биш елга кеше хокуклары буенча ТРдагы вәкаләтле вәкил вазифасына Вәгыйзов Рәшит Гаяз улы кандидатурасын тәкъдим итте. Рәшит Вәгыйзов - РФ һәм ТРның танылган юристы, юридик фәннәр кандидаты, ТР омбудсман вазифасына 2000 елда сайланган булган.

М.Шәймиев депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Рәшит Вәгыйзовның яңа вәкаләттә эшләү вакытында республиканың өметләрен тулысынча аклавын билгеләп үтте. Соңгы елларда Татарстан кеше, шәхес, гражданин хокукларын саклау институтлары оештыру өлкәсендә шактый эшләр башкарды. "Узган ел уртак көчләр һәм аның тәкъдиме буенча Татарстанга кеше хокуклары буенча Аурупа Советындагы Комиссар Альваро Хиль-Роблес килде, ул кеше хокукларын саклау һәм толерантлык проблемасына аеруча игътибар биреп, тотрыклы сәяси һәм иҗтимагый хәл буенча безнең республикага уңай бәя бирде. Аның докладының нигезендә, Казанда омбудсманнар конференциясе үткәрү турында карар кабул ителде. Алар Татарстанда урнашкан динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен өйрәнү буенча халыкара конференция үткәрү турында тәкъдим ясады. Без әлеге чараны үткәрергә ризалык бирдек", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Кеше хокуклары буенча ТРдагы вәкаләтле вәкил вазифасына Рәшит Вәгыйзов кандидатурасын яклап күпчелек тавыш бирелде. Рәшит Вәгыйзов "Татарстан республикасына тугры булырга, кеше һәм гражданинның хокукын һәм иреген якларга" ант бирде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Р.Вәгыйзовны котлады, аңа безнең республикада кеше хокукларын һәм иреген формалаштыру һәм гражданин кызыксынуларын яклау кебек җиңел булмаган мәсьәләләрне хәл итүдә уңышлар теләде.