Миңнеханов Тәтеш районында республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышты

ТР Президенты Тәтеш районының агросәнәгать комплексының тулаем нәтиҗәле үсешен билгеләп үтте.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Президент агросәнәгать комплексы үсеше һәм районда республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышты.

Авыл җирлекләре механизаторлары һәм җитәкчеләре белән очрашу Бакырчы авылы янында «Татарстан» ҖЧҖнең көзге бодай кырында узды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә барлык язгы кыр эшләре 100%ка башкарылган. 1 гектарга 118 кг минераль ашлама кертелгән – республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек рейтингында район бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы 40,4 ц/га булып, 5 нче урынны яулаган.

ТР вице – премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тәтеш районының игенчелек буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Шулай ук җирле аграрийлар терлекчелек күрсәткечләрен дә арттыралар.

Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясен уздырганда аграрийларның югары оештыру дәрәҗәсен, шулай ук Тәтеш районының агросәнәгать комплексының тулаем нәтиҗәле үсешен билгеләп үтте. Президент район халкын коронавирус таралуга каршы Роспотребнадзорның киңәшләрен үтәргә чакырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Бакырчы авылына юнәлде. Бакырчы авылында ТР Президенты авыл җирлеге администрациясенең яңа бинасында булды. Объект республика программасы кысаларында төзелгән. Моңа кадәр авыл советы иске агач бинада урнашкан, аннары гел күченеп торган: башта мәктәпкә, аннан соң авыл клубына. Яңа бинада эш кабинетларыннан тыш архивны урнаштыру өчен махсус бина да бар. Шулай ук проект якындагы территорияне төзекләндерүне дә күздә тота.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов универсаль спорт мәйданчыгы булган яңа спорт комплексын карады. Объектны иганәчелек чаралары хисабына төзегәннәр.