Миңнеханов "Автодор" вәкилләре белән Татарстан юллары турында фикер алышты

Татарстан «куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу барышында республикада автомобиль юллары челтәрен үстерү проектлары турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.«Яклар регионның транспорт инфраструктурасын алга таба камилләштерү, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар», - диделәр матбугат хезмәтендә.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.