Татарстан Президенты Ямал-Ненец автономияле округы һәм Архангельск өлкәсе губернаторлары белән очрашты

Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы барышында узды

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Ямалдан Идел буена, углеводород чималын җиткерү өчен, магистраль торба үткәргечләрен төзү проекты турында кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы (ЯНАО) Дмитрий Кобылкин очрашу барышында сөйләштеләр. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы барышында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртик: проектта өч төбәк катнаша - Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Ямал-Ненец автономияле округы, җитештерү-коммерция оешмасы - Ямал-Идел буе булдырылды.

Моннан тыш, Дмитрий Кобылкин һәм Рөстәм Миңнеханов чимал чыгару өлкәсе мәсьәләләре, Яшел Үзән судно төзү заводы продукциясе белән Ямалны тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты. Татарстан һәм Архангельск өлкәсе шулай ук судно төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итә. 2014 елның августында Яшел Үзән судно төзү заводы төзегән ике елга судносы Архангельскига тапшырылачак.