Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев «Каравон» рус фольклор бәйрәме белән котлады

ТР Президенты Каравон» рус фольклор бәйрәме уңаеннан бәйрәмдә катнашучыларга һәм аның кунакларына исәнлек-саулык, бәхет һәм муллык теләде
(Казан, 23 май, «Татар-информ»). ТР Президенты Минтимер Шәймиев «Каравон» рус фольклор бәйрәме белән котлады.

Кадерле ватандашлар!

Сезне ихлас күңелдән «Каравон» рус фольклор бәйрәме белән котлыйм!
Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте хәзинәсендә бу бәйрәм, һичшиксез, иң күркәм асылташларның берсе булып балкый. «Каравон»ның дуслык әйләнәсе елдан-ел киңәя бара. Бу бәйрәм республикабыздан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар җыеп халык иҗатының яңадан-яңа төсмерләрен ача.
Халкыбызның борынгы бай традицияләрен үзенә сеңдергән «Каравон» кояшка ияреп әйләнүен дәвам итә. Аның салмак хәрәкәте җаннарны тынычландыра, ихласлыгы күңелләрне нечкәртә, җырлары йөрәкләрне җилкендерә, игелекле рухы төрле дин һәм милләт вәкилләрен берләштерә. «Каравон»ның йөрәге гасырлар буена нәкъ менә Рус Никольские авылында тибә, шуңа күрә анда үткәннәр бүгенге көнгә тоташа, буыннар очраша, рухи-әхлакый хәзинәләр туа, милли үзаң нигезләре ныгый. Бу җирдә халык мәдәниятенең бөеклеге гәүдәләнә.
«Каравон»ның иҗади рухы, гаярьлеге, уен-көлкесе бәйрәмдә катнашучыларның күңелен күтәрсен! Сөенеч, иман, мәхәббәт тулы йөрәкләр җырласын һәм тантана итсен иде!
Бәйрәмдә катнашучыларга һәм аның кунакларына исәнлек-саулык, бәхет һәм муллык телим!


Татарстан Республикасы
Президенты М.Ш. Шәймиев