Рөстәм Миңнеханов журналистларны волонтерлар, хәйриячеләр турында язарга өндәде

Шулай ук, Президент табиблар хезмәтен дә яктыртырга кирәклеген әйтте.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирус таралуына чик куюда ярдәм итүче волонтерлар, хәйриячеләр турында язарга өндәде. Бу хакта ул «Татмедиа» агентлыгында республика массакүләм мәгълүмат җитәкчеләре белән онлайн очрашуда әйтте.

«Бүген медицина өлкәсенә, муниципалитетларга ярдәм күрсәтүче компанияләр, уңай мисаллар күп. Районнарда да позитив мисаллар бар. Бик күп волонтерлар өлкәннәргә ризык китерә. Анда гап-гади егет-кызлар эшли, алар турында сөйләргә кирәк. Изоляция вакытында нәрсә белән шөгыльләнеп булуны күрсәтү зарур. Бүген моңа ихтыяҗ бар», — диде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, табибларның хезмәтен дә яктырту мөһим. «Шәфкать туташларын, табибларны гына алыгыз. Мин йогышлы авырулар хастаханәсенә кердем, ул костюмнарны кидем, ә алар көне буе шулай эшли. Бик зур хезмәт, бу кешеләр турында рәхмәт сүзләре белән сөйләргә кирәк», — диде. 

Президент коронавируска каршы көрәш буенча матбугатта, телевидениедә, интернетта да бөтен мәгълүмат бирелергә тиешлеген әйтте. «Билгеле, рискка да барырга туры килә», — диде. Ул журналистларны эш өчен кирәкле шартлар белән тәэмин итәргә, антисептиклар, битлекләр бирергә кушты.

«Бик зур мәгълүмати эш бара. Рәхмәт җиткерәсем килә. Эшегез җиңел түгел. Без күрәбез, бу куркынычны әле аңлап бетерә алмыйлар. Шуңа күрә сезнең ярдәм белән инандырырга кирәк, алар үзләрен сакларга тиешләр. Шушы эшнең алга таба да дәвам итүен һәм үзегезнең иминлегегезгә җитдирәк каравыгызны сорар идем», — дип мөрәҗәгать итте Президент массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.