Рөстәм Миңнеханов журналистларны фейкларга дөрес мәгълүмат белән каршы торырга өндәде

«Кызганыч, социаль челтәрләрдә кайбер иптәшләр бөтенләй хакыйкатькә туры килмәгән сүзләр тарата», — диде Президент.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны фейкларга дөрес мәгълүмат белән каршы торырга өндәде. Бу хакта ул «Татмедиа» агентлыгында республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

«Кызганыч, социаль челтәрләрдә кайбер иптәшләр бөтенләй хакыйкатькә туры килмәгән сүзләр тарата. Матбугатта иң дөрес мәгълүмат чыгарга тиеш. Сезнең федераль, республика, корпоратив, муниципаль дәрәҗәдә беренче авызлардан мәгълүмат алып, халыкка җиткерү мөмкинлеге бар. Сез кемдер таратырга омтылган фейкларга шул рәвешле каршы тора аласыз», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге шартларда журналистларның объектив мәгълүмат бирүе әһәмиятен ассызыклады. «Бүген бик үк җиңел чор түгел. Бер үк вакытта берничә проблема бергә өелде», — диде ул.

Президент әйтүенчә, изоляция, күп кенә компанияләрнең эше туктатылу белән бәйле икътисади проблемалар да бар. Шулай ук, илебез, республикабыз өчен нефтькә бәяләр белән бәйле зур проблема да өстәлде.

«Коронавирус аркасында халыкның сәламәтлеге өчен дә бик борчылабыз. Бу авыр юлны ничек узарбыз дип уйланабыз. Барлык юнәлешләрдә иң мөһиме — дөрес, объектив мәгълүмат бирү», — диде Рөстәм Миңнеханов.