Алексей Песошин: Татарстан хастаханәләрендә барлык кирәкле медицина җиһазлары бар

Коронавирустан дәвалау өчен 4,8 мең белгеч әзерләнгәнен әйтте.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның барлык хастаханәләре кирәкле медицина җиһазлары, дарулар белән тәэмин ителгән. Табибларның индивидуаль саклану чаралары бар. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында әйтте.

«Медицина учреждениеләрендә барлык җиһаз-җайланмалар җитәрлек күләмдә, квалификацияле персонал эшли. 4,8 мең белгеч әзерләнгән, аларны тагы да арттыру мөмкинлеге бар», — диде ул. Коронавируска тест нәтиҗәләре 10 лабораториядә ясалганын әйтте.

Алексей Песошин 22 апрельгә республикада коронавирус диагнозы 355 пациентта ачыкланганын искәртте. Пациентларның 149ы стационарларда, 166 сы амбулатор дәвалануда, 40 кеше сәламәтләнгән. Махсус ярдәм күрсәтү өчен 3 мең ятак урынга 26 медицина оешмасы әзерләнгән.

Хөкүмәт башлыгы 1597 кеше карантинда булуын, обсерватор шартларында 273 кеше урнаштырылганын билгеләп узды.

Вирус таралуны киметү максатыннан массакүләм чараларга катгый чикләүләр кертелгәнен ассызыклады. Сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә битлексез йөрергә ярамаганлыгын әйтте. Шулай ук, Россиянең нинди генә төбәгеннән килсәләр дә, ике атналы карантин узарга тиешлекләрен искәртте.